Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучылар әсәрләрен артык бизәкләп бозалар – Рәдиф Сәгъди
Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди татар прозасының проблемасы артык бизәкләнүендә дип саный. Татарстан Язучылар берлегендә уздырылган проза буенча түгәрәк өстәл сөйләшүендә ул: “Проза бизәлүе белән аксый. Вак кына вакыйга була, язучы аны сүз уйнатып матурлый. Янәсе май ботканы бозмый, ә ул аны ашамаслык итә. һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Проза әсәре вакыйга киеренкелегеннән тора”, - дип чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан Рәдиф Сәгъди драматургларны да шелтәләде: “Драматурглар проза теле белән яза. Аны укырга җиңел, ләкин сәхнәдә куеп кара - режиссерга бер бәла, артистларга бер бәла. Бүген безнең драматургия буенча чын белгечләребез юк. Чын белгеч кайчандыр үзе дә артист булган булырга тиеш. Ул гына драматургиягә анализ ясый ала”, - диде быел 60 яшьлек юбилеен уздырган драматург.
Искәртеп үтәбез, кичә Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллина чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл утырышында язучы Камил Кәримов “Казан утлары” әдәби журналы мисалында бүгенге татар прозасына күзәтү ясады, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Рамил Ханнановлар, язучы Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Марат Кәбиров, Халисә Ширмән үз фикерләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз