news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясарга җыена

Әдәби ел йомгаклары утырышы 16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үтә.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар әдәбияты галимнәре 2017 елгы яңа татар прозасына, шигъриятенә һәм драматургиясенә күзәтү ясарга әзерләнә. Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында Әдәби ел йомгакларының көн тәртибе урнаштырылган.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында шигърият буенча - филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, проза буенча - филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, драматургия буенча филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов докладлар әзерли. 2017 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллина күзәтү ясый. Әдәби тәнкыйть буенча язучы һәм драматург, Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов чыгыш ясый. 2017 елгы балалар әдәбиятын язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева күзәтә.

Әдәби ел йомгакларының көн тәртибендә – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгышы, Чаллы һәм Әлмәт Язучылар оешмалары җитәкчеләренең еллык хисабы. Программада котлаулар, бүләкләүләр каралган. Яңа әгъзаларга кенәгәләр тапшырылачак.

Әдәби ел йомгаклары утырышы 16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100