news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын яктыртуны юнәлеш итеп алды

Әдәби эшчәнлек нәтиҗәләре күрсәткәнчә, каләм әһелләренең сүз сәнгатенә йөкләнгән вазифаны лаеклы рәвештә башкарып килүе әйтелде.

Язучылар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын яктыртуны юнәлеш итеп алды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисенең еллык хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңланылды. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта язучылар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын яктыртуны юнәлеш итеп алды.

Резолюциягә түбәндәгеләр кертелде:

  • Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан халкыбызның фидакярлеген чагылдырган әдәби әсәрләр һәм публицистик мәкаләләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшен активлаштырырга;
  • ТАССРның йөз еллыгын үтемле язма сүзебез, телевидение һәм радио аша яңгыраган төпле чыгышларыбыз һ.б. чаралар белән лаеклы төстә билгеләп үтәргә;
  • җәмгыять тормышының кичектергесез мөһим мәсьәләләре җәһәтеннән республика гаммәви мәгълүмат чараларында әтрафлы чыгышлар әзерләргә, халыкның төрле даирәләре белән җанлы очрашулар оештырырга;
  • әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле форматтагы семинарлар, тематик конференцияләр, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар уздырырга, төбәкләрдә эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән үзара элемтәне ныгытырга, өметле яшьләрнең күмәк һәм мөстәкыйль җыентыкларын бастырып чыгару җаен табарга;
  • республикабызның аерым министрлыклары белән берлектә үткәрелә торган конкурсларны дәвам итәргә;
  • әдәби журналларда оештырылган иҗат бәйгеләрендә активрак катнашырга;
  • профессиналь тәрҗемәчеләрнең эшен координацияләүгә тагын да зуррак игътибар бирергә;
  • кардәш әдәбиятлар арасындагы багланышларның нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлекләрен эзләргә;
  • даими үткәрелеп килгән халыкара әдәби форумнарда язучыларыбыз ирешкән казанышларны югары кимәлдә күрсәтергә.



Галерея: Союз писателей РТ подводит итоги уходящего года
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100