news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Гаяз Исхакый турында әдәби әсәр язылырга тиеш дип саный

Бу хакта Яуширмәдә Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсендә әйтелде.

Язучылар Гаяз Исхакый турында әдәби әсәр язылырга тиеш дип саный
Рамиль Гали

(Яуширмә, 2 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакый турында бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәр язылмаган. Бу хакта язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Бәйрәмова белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Чистай районы Яуширмә авылында Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы булып узды.

«Г.Исхакый бер «Зөләйха» әсәрен генә язып калдырган булса да, тарихта зур урын алган булыр иде, - диде Фәүзия Бәйрәмова. - Бу әсәрне ул Төркиядә яза башлаган, Чистай төрмәсендә дәвам иткән. Үзе драматург, прозаик, ул татар милләте өчен дәүләтчелек идеологы. Милли идеяләрен тормышка ашыру өчен Кытай, Японияләргә барып җиткән, Төркия Финляндияләргә юл тоткан. Татар үз дәүләте булганда гына исән калачак, дип үлгәнче милли байракны кулыннан төшермәгән».

Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында Гаяз Исхакыйның галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән чорларын да санап узды. «Кайсыгыз Архангельск губерналарына барып Исхакый эзләре буенча йөрде? Милли идеолог буларак та аз өйрәнелде. Иң күңелгә тигәне - Исхакый турында бер әдәби әсәр дә юк! Нишләп зур шәхесебез турында әсәр язылмаган? Ярый әле 15 томлыклары дөньяга чыкты».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100