Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучылар берлегенең Тукай клубында балалар шагыйрәсе Йолдызны зурлыйлар
Шагыйрәнең "Күңел кыңгыраулары" исемле шигърият кичәсен "Татар-информ" онлайн-трансляцияли.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың иҗат кичәсе аның әнисе Миңленурны искә алудан башланып китте. Йолдыз Шәрапованың укытучы әнисе образын татар балаларының "дәү әнисе" Әлфинур Хисами сәхнәләштерде, ә Йолдыз Шәрапованың үз образын аның оныгы Иркә уйнады. Актерлар йортының театр студиясенә йөрүче балалар шагыйрәнең шигырьлерен укыдылар.
Татарстан Мәдәният министрлыгының Һөнәри сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире урынбасары Рәшит Фәтхуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышында татар әдәбияты өчен балалар язучыларының ролен билгеләп узды. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Шәмсия Җиһангирова Рәхмәт хаты тапшырды.
Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин Йолдыз Шәрапова белән бергә "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасында эшләгән чакларын искә алды. "Исән булсалар, бу кичәгә Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ләбибә Ихсанова, Хәкимҗан Халиковлар килгән булыр иде, - дип башлады чыгышын Роберт Миңнуллин. - Йолдыз мине остазым дип атый, һәм аның бу сүзләре минем йөрәгемә сары май булып ята. Заманында мин аны газетаның баш мөхәррире буларак, "Яшь ленинчы"га эшкә алмаган булсам, аның беренче шигырьләрен газетага бирмәсәм, Сарманга командировка җибәрмәгән булсам, ул анда Сирин белән танышып кайтмаса, белмим, язмышы ничек булыр иде икән. Йолдыз белән без татар балалар газетасының бик абруйлы чорында эшләдек".
Йолдыз Шәрапова шигырьләрен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев укыды.
Мәгълүмат өчен. Балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрапова гомере буе "Сабантуй" газетасында журналист булып эшләгән. Хәзер "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе булып эшли. Ул - унбиш китап авторы. Йолдыз Шәрапова - биш бала анасы. Йолдыз һәм Сирин Шәраповлар дүрт малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Шагыйрәнең "Күңел кыңгыраулары" исемле шигърият кичәсен "Татар-информ" онлайн-трансляцияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз