news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә милли телләр һәм әдәбиятлар турында сөйләштеләр

Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” утырышы ачылды.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Җыелышта милли телләр һәм әдәбиятларга кагылышлы проблемаларга тукталдылар. Түгәрәк өстәлдә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.

Түгәрәк өстәлдә Дагыстан, Якутия, Карелия, Мордовия, Бурятия, Калмыкия республикалары, Мурманск, Кемерово, Архангельск өлкәләре һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан килгән вәкилләр катнашты.

Филология фəннəре докторы, профессор, фин-угыр телләре белгече Алексей Арзамазов кереш сүзен татар телендә башлап җибәрде. “Татарстан Республикасы әле дә кунакларны бик җылы кабул итә. Без татар язучыларын күрүебезгә бик шат. Бүгенге түгәрәк өстәл милли әдәбиятларга багышлана. Сүз татар әдәбиятына да кагылыр, чөнки безнең өчен татар әдәбияты – ачылмаган дөнья. Бүгенге җыелыш милли әдәбиятларның халәте турында. Милли әдәбиятларга ярдәм итү турында да җиткерәсебез килә, ул 2015 елдан бирле эшләп килә. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә булды һәм, ниһаять, программа Казанга да килде”, - диде ул.

“Сезгә бер статистика китерәсем килә: 2002 елдан алып 2010 елга кадәр аралыкта татар телендә сөйләшүчеләр бер миллионга кимегән. Әлеге саннардан барысы да аңлашыла. Бу мәсьәлә татар халкы һәм татар теле өчен генә хас түгел. Россиянең милли телләрендә сөйләшүчеләр елдан-ел кими бара”, - дип билгеләп узды шагыйрә Лилия Газизова.

Түгәрәк өстәл утырышында төрле өлкәләрдән килгән вәкилләр үзләренең фикерләре белән чыгыш ясады.

  • Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән “Россия халыклары милли әдәбиятлары” фестивале кысаларында уза.
  • Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Язучылар берлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100