news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлегендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә түгәрәк өстәл узды

Утырышта катнашучылар Татар китабы йорты әзерләгән юбилярларның документлары, хатлары һәм фотосурәтләре куелган күчмә күргәзмә белән танышканнар.

Язучылар берлегендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә түгәрәк өстәл узды
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше — тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллык юбилейларына багышланган «Ачы җилләргә каршы…» дип аталган түгәрәк өстәл узды, дип хәбәр итә Язучылар берлеге.

Утырышта Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик Дания Заһидуллина, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина чыгыш ясаган.

Фикер алышуларда язучылар, галимнәр, журналистлар, Кави Нәҗминең варислары катнашкан.

Утырышта катнашучылар Татар китабы йорты әзерләгән юбилярларның документлары, хатлары һәм фотосурәтләре куелган күчмә күргәзмә белән танышканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot