news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә ике драматург мисалында хәзерге татар драматургиясе торышы күзәтелде

Көн тәртибенә драматурглар Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез” һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның “Яратып туялмадым” пьесалары турында фикер алышу куелган иде.

Язучылар берлегендә ике драматург мисалында хәзерге татар драматургиясе торышы күзәтелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Матбугатта драматургия белән театр мөнәсәбәтләренә бәйле язмалар чыгу уңаеннан кичә Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть һәм Драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышы узды. Әлеге утырышта «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Утырышның темасы “Хәзерге татар драматургиясе: табышлар һәм югалтулар” дип билгеләнгән иде. Утырышны әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды.

“Әлеге утырышка этәргеч биргән сәбәп драматургиянең торышы һәм аның театрлар белән бәйләнеше турында матбугаттагы язмалар һәм социаль челтәрләрдәге бәхәсләр булды. Әлеге теманы «Татар-информ» кузгатып җибәрде”, - дип башлап җибәрде Әлфәт Закирҗанов утырышны. Галим үзенең драматургия кризиста дигән фикердә булуын кабатлады.

Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть һәм Драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышына биш кенә драматург – Мансур Гыйләҗев, Әмир Камалиев, Айгөл Әхмәтгалиева, Альберт Гаделшин һәм Әхәт Гаффар килгән иде.

Көн тәртибенә драматурглар Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез”, Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында “Яратып туялмадым” пьесалары турында фикер алышу куелган иде.

“Тикшерелгән пьесалар кызыклы, җитди темалар уңышлы күтәрелгән. Аларны режиссерларга гына түгел, китап укучыларга укырга да мөмкинлек булсын иде. Әсәрләрне алдан укып, җыелып фикер алышу форматы уңышлы дип саныйм. Аны дәвам итергә кирәк”, - диде Әлфәт Закирҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100