news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегенә заманча кичәләр үткәрә башларга вакыт – Вахит Имамов

Татарстан Язучылар берлеге һәр дүшәмбедә диярлек 17.00 сәгатьтә Тукай клубында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Г.Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенә заманча әдәби кичәләр үткәрә башларга кирәк дип саный.

Күптән түгел Казанда “Калеб. Яңа дулкын” татар яшьләре иҗади берләшмәсе тәкъдим иткән шигъри спектакльне караганнан соң, ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әлеге жанрның бик уңышлы булуын, сәхнәдә яңгыраган шигырьләрнең тарихи йортларны күрсәткән видеосюжетлар белән үрелеп баруын, яшьләр иҗатында төртмәлек тә, юмор да җитәрлек булуын билгеләп үтте. “Язучылар берлегенә яшьләрдән шундый кичәләр үткәрергә өйрәнергә кирәк. Югыйсә, аларның мәдәни чаралары гел бер калыпка салынган. Иҗади эзләнергә кирәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Исегезгә төшереп үтәбез, Татарстан Язучылар берлеге һәр дүшәмбе саен диярлек 17.00 сәгатьтә Тукай клубында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә. Анда керү бушлай. Кичәләрнең үз тамашачысы бар – өлкән яшьтәгеләр монда бик яратып йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100