Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучылар берлеге үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #әдәбикич флешмобын башлый
Акциядә татар язучылары һәм шагыйрьләре яраткан әсәрләрен видеога яздырып, социаль челтәрләргә урнаштырачак.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге #әдәбикич флешмобын башлап җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт хәбәр итте.
«Видеоязмалар һәр кич саен Татарстан Язучылар берлеге берлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында куела барачак. Әлеге әсәрләр халыкның рухын күтәрер дип уйлыйм. Флешмоб тәмамлангач, иҗат әһелләре халыкка теләк-фикерләрен җиткерәчәк», — диде ул.
Рәмис Аймәт әлеге флешмобта теләгән һәр кешенең катнаша алуын билгеләп узды. «Актив кешеләрне флешмобка кушылырга чакырабыз. Видеоларны #әдәбикич һәм #минөйдәторам хештеглары белән урнаштыра барырга кирәк», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз