Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әсәре Берлек үткәргән әдәби конкурста җиңде
Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл темасына багышлап үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Язучылар берлеге һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан иткән иде.
Әдәби конкурс өч номинация буенча үткәрелде. Җиңүчеләргә «Роман, повесть» номинациясендә I урынга — 150 мең, II урынга — 100 мең, III урынга 50 мең сум акчалата бүләкләр каралган. «Пьеса» номинациясендә премия — 100 мең, 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә билгеләнгән. «Хикәя» номинациясендә I урын — 50 мең, II урын — 30 мең, III урын — 20 мең сум.
Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша алуы билгеләп үтелгән иде.
Хикәя номинациясе:
I урын — «Гарасаттан соң», Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан, Борай районы, Искебикмәт авылы);
II урын — «Капка өйләдән соң ачыла», Рамил Ханнанов (Казан);
III урын — «Миңа бер нәрсә кирәкми», Фәнзәлия Бәдертдинова (Башкортстан, Борай районы, Борай авылы).
Драма номинациясе:
I урын — «Язмыш туе», Данил Салихов (Казан);
II урын — «Кайтаваз». Рәдиф Сәгъди (Казан);
III урын — «Алтын нигезле авыл», Радик Нурлыгаянов (Уфа).
Роман, повесть номинациясе:
II урын — «Һәркемгә бер кояш», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);
II урын — «Сагыну», Рифат Корбанов Җамалетдин улы (Казан);
III урын — «Җир турында җыр», Марат Кәбиров (Казан) һәм «Каштан күккә төбәлгән», Фирүзә Җамалетдинова (Казан).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз