news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар Берлеге идарәсе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайтты

Әлеге карар пандемиягә бәйле вазгыятьне истә тотып кабул ителгән.

Язучылар Берлеге идарәсе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайтты
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узган. Утырышта Идарә берлек рәисе - Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.

«Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды. Устав буенча, Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вазгыятьне истә тотып, Идарә Берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул итте», — дип сөйләде Рәмис Аймәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot