news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлеге әгъзалары Балалар әдәбияты остаханәсендә очраша

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә кандидатлар күрсәтү.

Язучылар берлеге әгъзалары Балалар әдәбияты остаханәсендә очраша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 10 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә Балалар әдәбияты остаханәсенең чираттагы утырышы була. Бу хакта берлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән: Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә кандидатлар күрсәтү һәм төрлесеннән.

Утырыш 13.00 сәгатьтә башлана. 

  • Абдулла Алиш премиясе 1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән гамәлгә куелган. Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot