news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән

Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды.

Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин исемендәге республика драматурглары премиясенә тәкъдим ителгән. Кандидатура идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапкан. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Идарәдә Туфан Миңнуллин премиясенә ике кандидатура каралган. Тагын берсе — Чаллы театрының күренекле артисты Булат Сәлахов. Соңгы елларда Чаллы театры аның «Яратылмый калган ярлар» әсәрен куеп, уңышка иреште.

Әмма идарә әгъзалары Данил Салихов кандидатурасын яклап чыкканнар. Идарә рәисе — Данил Салихов үзе.

Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды. Драматургия өлкәсендәге әсәр өчен бирелә. Лауреатлар: Мансур Гыйләҗев (2016 ел), Рәдиф Сәгъди (2017 ел), Хәбир Ибраһим, (2018 ел), Әмир Камалиев (Аманулла) (2019 ел).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100