news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтте

Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтелде. Бу хакта Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында да әйтелде. Бу мәсьәлә буенча шушы көннәрдә Идарә кабат җыелачак. Шулай ук башка милли республикаларның Язучылар берлекләре белән уртак эшләр эшләнәчәк, халык белән очрашулар оештырылачак.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә шагыйрьләр Гөлзада Бәйрамова (Казан), Рәшит Бәшәр (Чаллы), Рәфкат Шаһиев (Әлмәт) лаек дип табылды.

Кызыксындыру премияләре яшь шагыйрьләр Гәлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлахка тәгаенләнде.

Г.Державин исемендәге Республика премиясенә рус шагыйре Алексей Остудин тәкъдим ителде.

Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Берлек әгъзасы билеты Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт) һәм Ольга Кузьмичева - Дробышевскаяга (Чаллы) тапшырылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100