news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде

Бүген Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының яңа сезоны ачылу тантанасында Татарстан театр әһелләре берлегенең яңа әгъзаларын игълан иттеләр.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар- информ"). Бүген Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының яңа сезоны ачылу тантанасында Татарстан театр әһелләре берлегенең яңа әгъзаларын игълан иттеләр. Берлекнең яңа әгъзаларын Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова котлады. "Үз эшегезгә тугры булыгыз!" – диде ул аларга таныклыклар тапшырып.

Шунысы игътибарга лаек, артистлар белән беррәттән быел Татарстан театр әһелләре берлеге таныклыгы "Сәхнә" журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә дә тапшырылды.

Искәртеп үтәбез, моңарчы Татарстан театр әһелләре берлеге таныклыгы журналистлар арасыннан "Татар-информ" хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдиновада гына бар иде.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегендә 565 әгъза бар. Яңа әгъзалар Россия театр әһелләре берлеге аша кабул ителә. Татарстан театр әһелләре берлеген Фәрит Бикчәнтәев җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100