news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Зифа Кадыйрова: Китап саны артыннан кумыйм

Автор: "Киләсе елга яңа әсәр өлгертүем дә мөмкин", - дип белдерде.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мин китап саны артыннан кумыйм, булганнары белән дә эш җитәрлек – танылган язучы Зифа Кадыйрова якын киләчәккә планнары турындагы сорауга җавап биреп, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Яңа китап язуга килгәндә: “2018 ел - минем юбилей елы, шуңа, бәлки, берәр нәрсә өлгертербез дип уйлыйм”, - дип, ул укучыларына яңа әсәре дөнья күрәчәгенә өмет бирде.

Әңгәмәдәш китапларының төрлесе төрлечә язылуын әйтте. “Беренче китабымны ике айда яздым, соңгыларына еллар да киткәндер. Язам. дип, кулъязмага текәлеп утырмыйм, яхшы идея килә икән, утырам, күңел халәтенә бәйле ул. Иҗат өчен нәрсә дә булса җыелырга тиеш, бер үк әйберне кабатлап булмый бит. Ничек күрәм тормышны, шулай язам. Кагыйдәләрнең берсен дә белмим”, - дип, ул гомер буе төзелеш тармагында эшләгәнен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100