Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язучы Заһид Мәхмүди Кукмара районында җирләнәчәк
Заһид Мәхмүди кичә 62 нче яше белән барганда вафат булды.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы һәм сценарист Заһид Мәхмүди үзенең туган ягында — Кукмара районында җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына язучының улы Фәнис Камал җиткерде.
Заһид Мәхмүди кичә 62 нче яше белән барганда вафат булды.
Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, армиядә хезмәт иткән. Соңрак район газетасында эшләгән. Аннары «Татарстан» радиосының балалар тапшырулары редакторы булды. «Шәһри Казан», «Авыл» газеталарында, «Татарстан» журналында эшләде. Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөдире буларак хезмәт куйды.
Мәһмүди беренче хикәя һәм повестьларын 1980 нче елларда яза башлый. Аның күпчелек әсәрләре сатирик рухта язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз