news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язучы Заһид Мәхмүди Кукмара районында җирләнәчәк

Заһид Мәхмүди кичә 62 нче яше белән барганда вафат булды.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы һәм сценарист Заһид Мәхмүди үзенең туган ягында — Кукмара районында җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына язучының улы Фәнис Камал җиткерде.

Заһид Мәхмүди кичә 62 нче яше белән барганда вафат булды.

Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, армиядә хезмәт иткән. Соңрак район газетасында эшләгән. Аннары «Татарстан» радиосының балалар тапшырулары редакторы булды. «Шәһри Казан», «Авыл» газеталарында, «Татарстан» журналында эшләде. Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөдире буларак хезмәт куйды.

Мәһмүди беренче хикәя һәм повестьларын 1980 нче елларда яза башлый. Аның күпчелек әсәрләре сатирик рухта язылган. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100