news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Йолдыз Шәрәпова: БДИ балаларга әдәбият белән кызыксынырга комачауламый

Яшь буынның татар әдәбияты, гореф-гадәтләргә карата кызыксынуын уяту максатыннан «Аулак өй — баттл» проекты оештырылган.

Язучы Йолдыз Шәрәпова: БДИ балаларга әдәбият белән кызыксынырга комачауламый
Рамил Гали/архив

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бердәм дәүләт имтиханнары мәктәп укучыларына нәфис әдәбият укырга комачауламый, дип саный Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова.

«Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Ләкин бу әдәби әсәрләр укырга вакыт калмый дигән сүз түгел. „Аулак өй — баттл“ дигән проект башлап җибәрдек. Анда катнашучылар төрле әдәби бәйгеләрдә көч сынаша, гореф-гадәтләребезне искә ала. Укучылар рәхәтләнеп йөри, кызыксыналар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Аулак өй — баттл» Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән тормышка ашкан. Оештыручысы — журналист Сәрия Закирова.

«Шушы проект белән берничә мәктәптә булдык. Яшь буынны күреп, бик сөенеп кайтабыз. Ни өчен дигәндә, кызлар укалы калфаклардан, егетләр чигүле түбәтәйләрдән килә. Алар әдәбиятыбызны, йолаларыбызны белергә тели. Бөтен республиканы гөрләтеп, үзебезнең үткәннәрне искә төшерәбез. Чөнки балалар үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер сыман булырга тиеш», — диде Йолдыз Шәрәпова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot