news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе әлеге бүләккә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен лаек булды.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе булды. Бу хакта "Казан утлары" журналы сайтында хәбәр ителә.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе филиалы бүлеге мөхәррире Юнысов Рәфикъ Юныс улы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез, диелә котлау хәбәрендә.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Рәфикъ Юнысны олы дәүләт бүләге алуы белән тәбрикләп, теләкләрен Котлау телеграммасы аша җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot