news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Нур Әхмәдиевның “Аксак төлке” исемле китабы чыкты

Аңа балалар өчен хикәяләр, шигъри әкиятләр кергән

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Күптән түгел язучы Нур Әхмәдиевның “Аксак төлке” исемле китабы чыкты. Аңа балалар өчен хикәяләр, шигъри әкиятләр кергән. Әлеге 134 битлек китапта “Күгәрченкәй көнбагыш ярата”, “Минем туган көнем”, “Аксак төлке”, “Тәрбияле малай”, “Кояш эзләүче малай”, “Актәпигә дә теш кирәк” хикәяләре һәм “Алтын куллы кырмыска”, “Безбезия матур белән Шыкырҗан батыр” шигъри әкиятләре урын алган.
Рәсемнәрен Диләрә Нәүрүзова ясаган. “Аксак төлке” балагызга менә дигән күчтәнәч булыр, дип хәбәр итә “Мәгариф” нәшриятының рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot