news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озаттылар

"Ул китапның культурасын шулкадәр яхшы белә иде. Китап җене кагылган аңа, дип дөрес әйтәләр. Ул эшләгән китапны кулга тотып карасаң да, бизәндереп куйган кызлар кебек иде аның китабы», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озаттылар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген татар җәмәгатьчелеге 67 яшендә вафат булган язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озатты. Күпкырлы шәхес белән бәхилләшү ул яшәгән Ямашев урамы, 51 нче йорт ишегалдында узды.

«Бу бик зур югалту. Шагыйрь генә дә түгел бит ул, ул галим дә, китап чыгару өлкәсендә кабатланмас шәхесләрнең берсе дияр идем. Ул китапның культурасын шулкадәр яхшы белә иде. Китап җене кагылган аңа,  дип дөрес әйтәләр. Ул эшләгән китапны кулга тотып карасаң да, бизәндереп куйган кызлар кебек иде аның китабы», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин аның тыйнак булганын искәртте. «Беркайчан чәчрәп йөрмәде ул, тыйнак булды. Ятимлекне күреп үскән бала ул. Үзенә килгән яхшылыкны меңе белән кайтара торган кеше иде», — дип сыйфатлады. 

Аны соңгы юлга җылы сүзләр белән озатып, шулай ук Рәмис Аймәт, Рафис Корбан, Ким Миңнуллин чыгыш ясады.

Хәләл җефете Даимә ханым Вәлиева бәхилләшү чарасына килгән барлык хезмәттәшләренә, язучы-шагыйрьләргә, дусларына рәхмәтен җиткерде. «24 август төнлә әле телендә вакытта бер дә уйламаганда „Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!“ диде. Шуннан соң инде ул сөйләшмәде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мөдәррис Вәлиевне җирләү өчен Киндери зиратына алып киттеләр. 

Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка авылында туган. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г. Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ТАССР Совет язучылары берлеге (хәзерге Татарстан Язучылар берлеге) әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot