news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Марсель Галиевнең иҗаты һәм аның “Рух” китабы буенча зур тикшеренүләр үткәреләчәк

Казанда “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” конференциясе кысаларында Марсель Галиевнең "Рух" китабы тәкъдим ителде.

Язучы Марсель Галиевнең иҗаты һәм аның “Рух” китабы буенча зур тикшеренүләр үткәреләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең иҗаты, аның “Рух” китабы буенча тикшеренүләр үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында хәбәр итте.

“Без бүген Марсель Галиевнең халкыбызның эчке дөньясы һәм милли мәдәният кыйммәтләрен системага салу юлында беренче тәҗрибәләрдән исәпләнүче “Рух” китабы турында сөйләшә, фикер алыша башлыйбыз. Киләчәктә институтыбызда язучының иҗаты, аның бу китабы буенча зур тикшерүләр оештырырга планлаштырабыз”, - диде ул.

Институт директоры Халыкара туган тел көненә багышланган Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясенең георграфиясе елдан-ел киңәя, дип белдерде. Быел катнашучылар Удмуртия, Бакшкортстан, Чувашия, Саха (Якутия), Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Төркия һәм Япониядән килгән.

“Конференция 2016 елда “халыкара” статуска күтәрелде, төрки халыкларның теле, мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйды. Ун ел дәвамында 2200дән артык мәктәп укучысы, урта һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты”, - диде ул.

Шунысы мөһим: конференциядә катнашучы мәктәп укучыларының илле проценттан артыгы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты булу бәхетенә ирешә, дип сөйләде оештыручылар.

Лингвокультурология өчен һәр сүз номинатив берәмлек кенә түгел, ә халыкның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре турындагы мәгълүмат сандыгы да. Бу – байлыкны киләчәк буынга тапшыру чарасы да булып тора”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100