news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Марсель Галиев үзе төшергән фоторәсемнәрен альбом итеп туплап чыгарырга ниятли

Бүген Казанда “Мин шулай күрәм” дигән фотокүргәзмә тәкъдим ителде.

Язучы Марсель Галиев үзе төшергән фоторәсемнәрен альбом итеп туплап чыгарырга ниятли
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев үзенең “Мин шулай күрәм” дигән фотокүргәзмәсен тәкъдим итте һәм андагы рәсемнәрне альбом итеп чыгарырга теләгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”га сөйләде.

“Фотокүргәзмәгә куелган рәсемнәрнең күбесе Кырымда һәм Төркиядә, ә берничәсе Казанда төшерелде. Аларда “фотошоп” юк. Минем хыялым – шушы рәсемнәремне барысын бергә туплап, альбом итеп чыгару”, - диде Марсель Галиев.

“Марсель Галиевне без шагыйрь, юмор остасы буларак кына белә идек. Ул әле менә дигән татар рәссамы да. Әлеге күргәзмә үзенчәлекле, монда кыргый табигать сурәтләнгән, Марсель абый табигатьне менә шулай күрә”, - дип сөйләде институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

“Талантның тамырлары күп, дип әйтәләр. Моны һәр кеше дә күрә алмый, моны очлы күзле, тирән фикерле шәхесләр генә күрә ала. Шул ук Ренат Ибраһимовны алыйк, ул җырчы да, көчле рәссам да. Ренат Харис та бик матур сурәтләр ясый, гармунда да уйный, шигъриятен дә беләбез”, - диде ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

“Марсель Галиевнең минем өстәлдә китабы ята, иртә белән торып, берсен укыйм да, көне буена кәефләнеп йөрим. Ул юк кына элементлардан сатирик һәм юмористик әсәрләр яза. Әле аның иҗат чишмәсе ташып тора, ул тарих белән табигатьне тыгыз бәйләп бара. Моның өчен зур шәхес булырга кирәк”, - дип белдерде Данил Салихов.

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевнең “Рух” дип аталган яңа китабы да тәкъдим ителде. Ул Х Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе башланыр алдыннан оештырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100