news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсенә оныгы кайтты

Язучының туганнары Мәхмүт Галәүне кулга алу, аклау белән бәйле архив документларын, хатлар, фотографияләр алып кайткан.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай дусты – Мәрҗән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее оештырган.

Бу кичәдә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Флера Ганиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәхмүт Галәүнең туган ягы Арча районы Ташкичү авылынннан, Казан мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары катнашты.

Мәхмүт Галәү 1886 елның 23 ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Шәхес культы елларында репрессиягә дучар ителә: 1937 елның 22 сентябрендә кулга алына, 4 ноябрьдә үлемгә хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә. Әдипнең исеме үлгәннән соң 1957 елда гына аклана.

Галәүнең иҗаты югалмый

Флера Ганиева кичәдә беренче булып чыгыш ясап, Мәхмүт Галәүнең чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани булуын шәрехләп үтеп, бөек шагыйребез Тукайның замандашын якын итеп “Мәрҗән” дип атап йөртүен әйтте. Кичәнең исеме дә шуны гәүдәләндерә.

“Мәхмүт Галәүнең язмышы фаҗигале өзелсә дә, аның бүгенгесе көндә искә алынуы, Галимҗан Ибраһимов, Тукай янәшәсендә өйрәнелүе белән мин аны бәхетле дип саныйм. Быел гына чыккан яңа 9 нчы сыйныф өчен дәреслектә дә Мәхмүт Галәү иҗаты бар. Югары уку йортлары студентлары да аның иҗатын җентекләп өйрәнә”, - диде Флера Ганиева. Ул залдагыларга Галәү тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүмат туплауга корылган эзләнүләре, төрле архивларга мөрәҗәгать итүләре турында сөйләп үтте. Флера Ганиева Мәхмүт Галәүнең язучы-прозаик, драматург, журналист буларак та эшчәнлеге бик кызыклы булуын билгеләп узды. Мәхмүт Галәү тарихи романнарын татар телендә язса да, аларны шул телдә китап итеп бастыра алмаган. Галимә аларның рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күрүен әйтте. Репрессия дулкыны узгач, ачыктан-ачык сөйләргә ярый башлагач, янә рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү соравы килеп туган. “Менә шундый уникаль язмышлы романнар ул”, - диде Флера Ганиева.

Галимә Мәхмүт Галәүнең иҗади язмышына тукталып, аның фаҗигале булуын ассызыклады. “Аның бөтен архивын йолып алалар, бәлки татар телендә кулъязмалары нәшриятта калгандыр дип эзләдек, аннары Уфа нәшриятына мөрәҗәгать иттек, ул анда да үзенең кулъязмаларын юллаган булган, әмма тапмадык. Күрәсең, кулъязмалар юкка чыгарылган булган. Әмма ул бастырып чыккан әсәрләр, аның турында мәгълүматлар азмы-күпме бар, һәм алар Татарстан Милли китапханәсендә саклана, шуңа күрә аның иҗаты югалмый”, - диде Флера Ганиева.

Галәү белән Тукай язмышлары охшаш

Әдәби кичәдә, шулай ук, Разил Вәлиев, Данил Салихов та чыгыш ясады. “Мәхмүт Галәү, Габдулла Тукай тормышы, иҗаты бергә үрелеп барган”, - дип, Язучылар берлеге рәисе аларның икесенең дә милләт язмышын кайгыртуларын ассызыклады. Бу Тукайның “Без китмибез” шигырендә чагылыш тапса, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәре шуның дәлиле. “Безнең классик язучыларыбызның бөек әсәрләре зур сәхнәләрдә куелырга, дәреслекләребездә, һичшиксез, булырга тиеш. Яшьрәкләр әле чират та көтеп тора ала”, - диде Данил Салихов. Разил Вәлиев Тукай белән Галәү язмышлары охшаш булуын билгеләп үтте.

Арча районы Ташкичү авылы укытучысы Мәсгуть Гарифҗанов Мәхмүт Галәүнең Шиһабетдин Мәрҗани туганы булуына игътибарны юнәлтте: “Шиһабетдин Мәрҗани Мәхмүт Галәүнең әтисе белән бертуган, ләкин аларның әниләре генә төрле, - диде. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең Ташкичү авылы турында язып калдырган сүзләрен укып үтте. Мәсгуть әфәнде Арча районында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү иҗатына игътибар нык көчәюен билгеләп узды.

Мәхмүт Галәүнең өч хатыны булган

Әдәби кичә Мәхмүт Галәүнең тормыш юлыннан кызыклы фактлар, хатлар белән таныштыру рәвешендә дәвам итте. Махсус шушы очрашуга дип Мәхмүт Галәүнең Хабаровскида яшәүче оныгы Олег Галәветдинов һәм Мәскәүдән оныкчыгы Анастасия Галәветдинова чакырылган. Алар Мәхмүт Галәүнең кулга алынуы, аклануы белән бәйле архив документларын, хатлар, фотографияләрне алып кайткан.

Олег Галәветдинов Мәхмүт Галәүнең өч хатыны булуы турында сөйләде. Беренче никахыннан Диләрә исемле кызы бар, икенче хәләл җефете Фатыйма Сабитовадан 1923 елда язучының Надыйр исемле улы туган (Олег Галәветдиновның әтисе), өченче хатыны Зәйнәп Хәсәновадан Ләлә исемле кызы дөньяга килгән. Олег Галәветдинов бабасы турында мәгълүматлар сакланып калмавын әбисе белән никахы шул әтисе туган 1923 елда ук өзелгәне белән дә аңлата. Олег Надыйр улы чыгышында әти-әнисенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. Үзләре исән чакта әтисе Надыйр Галәветдиновның Зәйнәп ханым һәм туганы Ләлә белән аралашып, хат алышып яшәве турында әйтте.

Олег Галәветдинов сүзләренчә, күп кенә документларны алар 2009 елда архивлар аша табуга ирешкән. Анастасия Галәветдинова тагын күп кенә запрослар буенча үтенечләре канәгатьләндерелмәвен, җаваплар алынмавын әйтеп үтте. “Аларны эзләп торучы да булмаган кебек. Әгәр шул миллион кәгазьле бүлмәгә кертсәләр, үзебез бөртекләп эзләп табар идек, тик әле үлеменә 100 ел үтмичә бөтен әйбер дә бирелми икән шул. Сер булып сакланган нәрсәләр күп”, - дип ачынып сөйләде язучының оныкчыгы Анастасия.

Без бабабызның лаеклы дәвамчылары булырга тиеш

“Мин Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы булгач, бабам, туганнарым, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗани белән тирәннән кызыксына башладым. Аларга хас булган сыйфатларны үземнең әтиемдә дә күрәм, охшашлык табам. Без шундый бөек шәхеснең оныклары икән, аларның лаеклы дәвамчылары булырга, бу исемне акларга тиешлегебезне аңлыйбыз”, - дип белдерде Анастасия Галәветдинова.

Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова Мәхмүт Галәү кулга алынганнан соң, аның тормыш иптәше Зәйнәп ханым да бер елдан төрмәгә ябылуын, нәтиҗәдә кызлары Ләләне балалар йортына бирергә мәҗбүр булулары турында сөйләп, тетрәндергеч эчтәлекле бер хат юлларын укыды. Ул Зәйнәп ханымның балалар йорты тәрбиячесенә Ләләнең хәлен сорашып язган хаты иде.

Кичәдә катнашучылар һәммәсе дә шундый кызыклы чара уздырган өчен Г.Тукай музее җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Мәхмүт Галәүнең туганнары очрашуны оештыручыларга һәм язучының иҗатын өйрәнүчеләргә Мәхмүт Галәүнең тууына130 ел тулу истәлегенә ясалган медальләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100