news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы һәм галим Галимҗан Гыйльманов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Разил Вәлиев hәм башка танылган сәнгать һәм мәдәният әһелләре “Дәрья” әдәби кунакханәсендә юбилярны тәбрикләделәр.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында, “Дәрья” әдәби кунакханәсендә язучы һәм галим Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Чарада республиканың танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, фикердәшләр, көрәштәшләр һәм юбилярның иҗатын сөючеләр җыелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директоры Сөембикә Җиһаншина чыгыш ясаган. Ул вакыйганың әһәмиятен искәрткән.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев язучыны юбилее белән тәбрик иткән, аңа иҗади уңышлар теләгән. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, аның каләмдәше Нәбирә Гыйматдинова, халык шагыйре Рәдиф Гаташ үз чыгышларында Гыйльманов иҗатының күпкырлы булуы турында сөйләгән.

Танылган татар галимнәре Фоат Галимуллин һәм Фәрит Яхин аның татар әдәбиятына керткән өлешен бәяләгән.

Тамашачылар Казан шәһәре Идел буе районының 18 номерлы татар гимназиясе укучылары чыгышын аеруча якын кабул иткән. Балалар әдипнең шигырьләрен укыган. Җырчылар Айдар Габдинов һәм Мурат Гайсин Галимҗан Гыйльманов шигырьләренә язылган җырларны башкарган.

Китапханәдә язучының иҗатына багышлаган китап күргәзмәсе оештырылган. Язучы катнашучыларны һәрбер басманың язылу тарихы белән таныштырган, оештыручыларга һәм кунакларга зур рәхмәтен белдергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100