news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Камил Кәримов төрки дөнья язучылары очрашуында катнаша

Очрашу Казахстанның Төркистан шәһәрендә була һәм анда төрки илләрнең олпат язучылары катнаша.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов төрки дөнья язучылары һәм шагыйрьләре очрашуында катнашу өчен бүген Казахстанга очты. Очрашу ТЮРКСОЙ тарафыннан Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип билгеләнгән борынгы Төркистан шәһәрендә була һәм анда төрки илләрнең олпат язучылары катнаша.

Камил Кәримов “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең бу очрашуда төрки дөнья язучылары алдында 2016 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Игезәкләр йолдызлыгы” китабын тәкъдим итәчәген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot