news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Инга Бикбулатова 82 яшендә вафат

Мәрхүмәне соңгы юлга озату иртәгә, 30 сентябрьдә, була.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Инга Бикбулатова 82 яшендә бүген вафат булды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы битендә хәбәр ителә.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 30 сентябрьдә, була. Төгәл вакыты һәм урыны хакында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татарстан Язучылар берлеге Инга Бикбулатованың якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында вожатый булып эшли. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, өченче курстан Ленин стипендиаты, фәнни эш белән шөгыльләнә, институтның күптиражлы газетасында мәкаләләре басыла. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта директор урынбасары булып эшли. СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул укытучы-новатор дип таныла, 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була.

Инга Бикбулатова педагогик эшчәнлек белән беррәттән әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, 1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта мәкаләләре басыла. Болар – тәрбия темасын яктырткан мәкалә-уйланулар, балалар һәм яшьләр тормышыннан зарисовкалар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр. Алар редакцияләр тарафыннан атнаның иң яхшы публикацияләре дип бәяләнә, ә республика Мөгаллимнәр җәмгыяте һәм Китап сөючеләр җәмгыяте аны үзләренең премияләре белән бүләкли.

Инга Бикбулатованың «Пробуждая чувства добрые» исемле беренче китабы укытучы язмалары буенча языла. Ул 1986 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Икенче китабы «Уроки уроков словесности» дип атала. Повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Любви все возрасты...» (1994), «Бармаршак, или Куда ж нам плыть?» (1995), «Император всея души» (1997), «Все дьявольски наоборот» (2000) китаплары да үз укучыларын таба. Югары сыйныф укучылары турында язылган «Бармаршак» китабы милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы – 96» бәйгесендә диплом белән бүләкләнә.

Инга Бикбулатова публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе – Уфа «Нур» театрында куела.

И.Бикбулатова 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Кайгылы хәбәр. Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Инга Бикбулатова вафат.Мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз... Хушлашу иртәгә -30 сентябрьдә була. Төгәл вакыты һәм урыны хакында өстәмә хәбәр итәрбез. Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында вожатый булып эшли. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, өченче курстан Ленин стипендиаты, фәнни эш белән шөгыльләнә, институтның күптиражлы газетасында мәкаләләре басыла. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта директор урынбасары булып эшли. СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул укытучы-новатор дип таныла, 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була. Инга Бикбулатова педагогик эшчәнлек белән беррәттән әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, 1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта мәкаләләре басыла. Болар – тәрбия темасын яктырткан мәкалә-уйланулар, балалар һәм яшьләр тормышыннан зарисовкалар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр. Алар редакцияләр тарафыннан атнаның иң яхшы публикацияләре дип бәяләнә, ә республика Мөгаллимнәр җәмгыяте һәм Китап сөючеләр җәмгыяте аны үзләренең премияләре белән бүләкли. Инга Бикбулатованың «Пробуждая чувства добрые» исемле беренче китабы укытучы язмалары буенча языла. Ул 1986 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Икенче китабы «Уроки уроков словесности» дип атала. Повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Любви все возрасты...» (1994), «Бармаршак, или Куда ж нам плыть?» (1995), «Император всея души» (1997), «Все дьявольски наоборот» (2000) китаплары да үз укучыларын таба. Югары сыйныф укучылары турында язылган «Бармаршак» китабы милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы – 96» бәйгесендә диплом белән бүләкләнә. Инга Бикбулатова публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе – Уфа «Нур» театрында куела. И.Бикбулатова – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Публикация от Татарстан Язучылар берлеге (@soiuzpisateleirt)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100