Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Халисә Ширмән язучылар арасында остазлык хәрәкәтен башлап җибәрергә тәкъдим итә
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы һәм әдәбиятчы укытучы Халисә Ширмән язучылар арасында остазлык хәрәкәтен башлап җибәрергә тәкъдим итә. Татарстан Язучылар берлегендә узган Проза буенча түгәрәк өстәл утырышында ул каләмдәшләрен шәкертләрен булдырырга чакырды.
“Татар прозасының бүгенгесе турында сөйләгәндә дә аның иртәгәсен уйларга кирәк. Язучы “Бу әсәрем” дип мактанудан элек, “Бу укучым” дип горурлансын иде. Моны эшләмибез икән - киләсе көнебез юк, дигән сүз. Әлегә без үзебез язган әсәрләр белән генә мактанабыз. Бүген дә алты-җиде яшь язучы исеме генә яңгырады. Бу бик аз”, - диде ул.
Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллиналар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз