news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Әхәт Гаффар хатынының архивын Милли китапханәгә тапшырды

Тарихчы галимә Фәридә Гаффар архивындагы ядкарьләр 29 сентябрьдә Милли китапханәдә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова).  29 сентябрьдә 14:00 cәгатьтә Татарстан  Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Фәридә  Гаффарованың китап коллекциясен тәкъдим итү чарасы узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итә.

“2016 елның көзендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Фәридә Юлдаш кызы Гаффарованың шәхси архив-китапханәсен үз фондына алды, - ди Айрат Заһидуллин. - Зур әһәмияткә һәм кыйммәткә ия булган бу архивны тарихчы галимәнең гаиләсе – ире Әхәт Гаффар, кызлары Ләйлә белән Сөмбел тапшырды.  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе өчен әлеге тупланма икеләтә кадерле. Галимә Фәридә Гаффарова коллекциясендәге ядкарьләрнең иң әһәмиятлеләре – авторы Әхмәтһади Максуди булган һәм заманында аның милкендә торган китаплар, шушы атаклы мәгърифәтченең XIX гасырга караган кулъязмалары, типография өчен әзерләнгән басмаларының гранкалары, аның кулы белән язылган караламалары, гаилә әгъзалары арасында язышкан хатлар, газета-журналлар һәм Ә.Максудига кагылышлы материаллар. Ә Әхмәтһади Максуди исә – 1906 елда Казанда "Китапханәи Исламия"не оештыруда башлап йөргән һәм аны гамәлгә куйган, бар иткән шәхес. Бүгенге Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре – шушы элекке китап йортының дәвамчылары”. 

Тупланмада 20 берәмлек кулъязма исәпләнә. Болар – шәхси хатлар, Ә.Максудиның үз кулы белән 1907 елда язылган (автограф белән) "Нәсыйхәте гомумия" китабы, 1920 нче елларда Ә.Максуди тарафыннан төзелгән сүзлекнең кулъязмасы һәм гранкалары (автограф белән) һәм башкалар бар. Тупланмада шулай ук 200 басма китап теркәлгән. 
 
Гомумән алганда, бу коллекциядә барысы 243 данә саклау берәмлеге: кулъязмалар, басма китаплар һәм газета-журналлар бар, ди Айрат Заһидуллин.
 
Коллекцияне тәкъдим итү чарасында Фәридә ханым Гаффарованың туганнары, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, галимнәр, язучылар катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100