news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Гариф Ахунов гаиләсенә бәйле Казан урамнары турында фильм

Язучы Гариф Ахунов гаиләсенә бәйле Казан урамнары турында фильм

(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Дания Моисеева). 15 августта Казанның “Эбиволь” галереясында “Меңьеллыкка - Казан остаханәләре” күргәзмәсе кысаларында режиссер Вера Гаранинаның “Выделяйте себя из толпы” дип исемләнгән фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге фильмда танылган татар язучысы Гариф Ахуновның гаиләсенә багышланган тема да бар.

Фильмда Казанның зыялыларына бәйле тарихи биналар, урамнар һәм бакчалар турында да сүз бара. Биредә Ахуновлар яшәгән Маяковский урамы янындагы Эрмитаж бакчасы турында да кызыклы мәгълүматлар да искә алына.

“Эбиволь” галереясында моңа кадәр Салават Юзеевның “Не уйдем” дигән, татарлар язмышына багышланган фильмы туында да сөйләшү булган. Вера Гаранинаның фильмы турында сөйләшүдән Казан шагыйрьләре , “Ак карга” әдәби берләшмәсе әгъзалары, шулай ук Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунованың башкалага багышланган шигырьләре яңгыраячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot