news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте

Хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хәзер тәнкыйди фикерләр журнал битләреннән электрон ресурсларга һәм интернет форумнарга күчә бара. Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында “Әдәби тәнкыйть” жанрына күзәтү ясаган язучы Галимҗан Гыйльманов чыгышын шушы фикер белән йомгаклады. “Алга таба әдәби тәнкыйтькә күзәтү ясаганда, социаль челтәрләрдәге тәнкыйть турында да чыгыш әзерләргә кирәк булыр, - диде ул. – Бик күп фикер алышулар, бик күп аралашулар электрон ресурсларда бара”.

Искәртеп үтәбез, хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, танылган язучы Фәүзия Бәйрәмовалар фикерләрен җиткерү өчен социаль челтәрләрне актив куллана, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт, язучы Галимҗан Гыйльманов та социаль челтәрләрдә теркәлгән. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның хәтта ике аккаунты бар. Дөрес, ул аларны актив кулланмый.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot