news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Галимҗан Гыйльманов 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Язучы Галимҗан Гыйльманов 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучыларның А.Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльмановка 50 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, каләмдәшләре, дуслары, туганнары һәм әнисе дә килгән иде.

Айрат Җаббаров юбилярны мәдәният министрлыгы исеменнән бәйрәме белән котлады һәм ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиеваның котлау хатын укып ирештерде.

“Сезне ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм. Озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, барлык эшләрегездә зур уңышлар телим.

Танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты — бу мактаулы сүзләрбарысы да сезнең турыда. Ирешкән барлык уңышларыгыз — сезнең фидакарь тырышлык нәтиҗәсе. Бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң изге теләкләремне җиткерәм һәм тормышның барлык матурлыгын телим. Иҗат ялкыныгыз киләчәктә дә сүнмәсен-сүрелмәсен, яшәү дәрте ташып торсын”, - диелә котлауда.

ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов үзенең чыгышында: “Чыннан да, Галимҗан ул – уникаль шәхес, ул — әдәбиятчы галим дә, әдәбиятчы мөгаллим дә, ул — мөхәррир дә, җәмәгать эшлеклесе дә һәм, барыннан да бигрәк, талантлы шагыйрь, язучы да.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әдәбиятчы галим буларак.ул төрки халыкларга Шәехзадә Бабич исемен кайтарды. Әлеге шәхеснең исеме белән бик күп әдәбиятчы-галимнәребезнең дә исемнәре  кайтты.

Галим һәм мөгаллим буларак, Г.Гыйльманов Н.Исәнбәт, Х.Госмановларның эшен дәвам итеп, татар фольклорын үстерүгә дә зур өлеш кертте. Шушы фидакарьлеге, тырышлыгы белән ул үзе дә олы әдип булып өлгереп җитте.

Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, халкыбызга фидакарь хезмәт куярга насыйп булсын сезгә”, - дигән теләктә калды Илфак Мирза улы. Юбилярга шулай ук ТР Президентының мәдәнияткә ярдәм фондыннан да бүләк тапшырылды.

Юбилее уңаеннан Галимҗан Гыйльманов адресына туган ягыннан — Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте башлыгыннан һәм Башкортстан Язучылар берлегеннән котлау телеграммалары да килгән.

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Рафис Корбан: “Галимҗан белән горурланабыз, чөнки ул китап нәшриятында чыныгу алып, бездән “очып” киткән язучы. Заманында без аның белән университетта белем алдык һәм аны галим булып китәр дип уйлаган идек. Чөнки ул фәнни эзләнүләр дә алып барды, аспирантураны да уңышлы тәмамлады. Ләкин Галимҗан киңкырлы талант булып чыкты. Фәнгә генә бирелеп калмады, балалар өчен дә иҗат итте, өлкәннәр өчен дә язды, бүген дә әлеге юлыннан тайпылмый”, - диде. Һәм якын көннәрдә Татарстан китап нәшриятында Г.Гыйльмановның “Оча торган кешеләр” дигән романы, повестьлары, хикәяләре урын алган җыентыгы чыгачагы хакында да белдерде.

Юбилярны бәйрәме белән хезмәттәшләре — “Мәгърифәт” газетасы баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов, “Рухият” фонды нәшрияты вәкиле Рамил Миңнуллин да котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Юбилей кичәсендә язучының иң кадерле кешесе — әнисе Нәзилә апа да чыгышы ясады. Үзенең улы белән горурланыун яшермәде ана. Киләчәктә дә аңа уңышлар, сәламәтлек теләп калды.

Кичә җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Лилия Муллагалиева, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов, Айрат Гомәров чыгышлары белән үрелеп барды. Г.Камал театры артисты Зөлфия Зарипова Г.Гыйльманов әсәрләреннән өзекләр укып ишеттерде, ә Казан театр училищесы студентлары бу көнне язучы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot