news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Гүзәл Яхина: Нәселебезгә Гайсә хаҗи Мусин нигез салган

“Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина зур ватман битенә шәҗәрәсен ясаткан.

Язучы Гүзәл Яхина: Нәселебезгә Гайсә хаҗи Мусин нигез салган
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әтием ягыннан безнең нәселгә Гайсә хаҗи Мусин нигез салган. Ул 1804 елда Казанда туган. Чыннан да, Хаҗда булган. Бездә аның кечкенә генә фоторәсеме дә бар”, диде Казан язучысы, “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Яхина “Татар-информ”га интервью биргәндә.

“Әниемдә ныклы авыл тамырлары - Байлар Сабасыннан. Крестьяннар. Татар авылы турында бар белгәнем – әнием һәм әбием сөйләгәннәрдән. Әтием Казан татарлары нәселеннән. Әти ягын 1804 елга кадәр барлый алдык. Шулай итеп, үз шәҗәрәбезне XIX гасыр башына кадәр беләбез”, диде ул.

Гүзәл зур ватманга шәҗәрә агачы ясап куюы турында да сөйләде: “Анда ирем линиясе дә бар – ул рус кешесе, Санкт-Петербургтан. Аның ягыннан да кызыклы шәхесләр күп. Белоруссиядән дә, Байкалдан да... Шәҗәрәне фоторәсемнәр белән баетып, даталар куеп ясадык. Гаҗәеп хис: зур стенадан сиңа бик күп йөзләр карап тора. Алар барысы да төрле һәм алар барысы да синең балаңа килеп тоташа”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100