news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Гөлүсә Закирова, туган авылы турында китап язып, авылдашларына бәйрәм ясады

“Кече Болгаерым” китабын тәкъдим итү кичәсенә йөзләрчә кеше җыелды.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы, журналист, “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова туган ягы – Апас районы Кече Болгаер авылы турында китап язып, шуны тәкъдим итү кичәсенә йөзләрчә авылдашын җыйды.

Бәйрәм 25 август көнне иртәнге сәгать 10да Изгеләр зиратында әрвахларга дога кылудан башланды. Шуннан соң бер төркем ир-атлар хәзерге каберлекләрне зиярәт кылды. Чараның иң кульминацион өлеше исә – шулай ук изге урын саналган “Карлыганлык чишмәсе” буенда узды. Биредә корбан тәкәсеннән тәмле пылау пешерелде, авылдашлар ярдәме белән чәй табыны әзерләнде. Бәйрәмгә кайткан һәр кеше пылаудан авыз итте, самавырларда кайнаган чәй эчте, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тамаша кылды.

“Сабан туеннан күпкә күркәмрәк бу бәйрәм. Бәйрәмне аны үткәрсәң, менә шушылай үткәрергә кирәк. Олысы-кечесе җыелып кайткан, еллар буе күрешмәгән ахирәтләр елап кочаклаша. Догалар укыйбыз, корбан ите ашыйбыз. Күңелдәге хисләрне әйтеп бетермәслек", - диде бәйрәм кунагы Сария апа.

Көндезге өчтә исә авылдашлар мәдәният йортына - “Кече Болгаерым” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелды.

Авыл яшьләре Кече Болгаерның тарихын театральләштерелгән күренешләр аша күрсәтте, лаеклы ялдагы тынгысыз ханымнар тарафыннан оештырылган “Ядкәр” ансамбле матур җырларын бүләк итте, шулай ук авылдашлар кичәне аерым номерлар белән бизәде.

“Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да бүгенге авыл көне белән тәбрик итәсе килә. Барыбыз да исән-сау булыйк, йортларыбызда утлар сүнмәсен, авылыбыз яшәсен. Бүген гади генә җәйге көнне олы бәйрәмгә әйләндергән изге күңелле, тыйнак кына кызыбыз – Гөлүсә Закировага зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Мондый зур бәйрәм безнең авыл җирлегендә әле беренче тапкыр. Бик күп кунаклар кайткан, бер-берегез белән очраштыгыз, күрештегез, бик күңелле булды бүгенге көн. Авылыбызны онытмагыз, кайтып йөрегез, мондый бәйрәмнәр тагын да дәвамлы булсын, шулай матур итеп бергәләп яшик. Гөлүсә Рәүф кызын исә китап чыгуы белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар һәм Кече Болгаер халкы исеменнән, аны тарихка керткән өчен олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

Авторны чираттагы уңышы белән котларга дип, район туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов та килгән иде.

“Безнең музейга сезнең авылдан чыккан Мәсрүрә Усманова дгән кеше нигез салган. Шулай ук Бари Мифтахов турында да мәгълүматлар бар. Ул - сезнең авыл кешесе, 50 елларда райком секретаре булып эшләгән. Шулай ук көнчыгыш Пруссиягә беренче бомба атучы, немец оясына беренче бомба ташлаучы авылдашыгыз Бари Баһаветдиновның шәхси әйберләре саклана. Шул мәгълүматларны, кайда да булса чәчелеп торган әйберләрне Гөлүсә Закирова бер китапка туплады. Нинди зур мәгълүмат! Әле мин аның бер тузан бөртеге кадәр генә өлешен әйттем. Шулкадәр күп мәгълүматны бер учка туплау – бик зур хезмәт. Автор әлеге китапка “Беренче китап” дип язган. Димәк, без аның икенче кисәген дә, өченче һәм башка кисәкләрен дә түземсезләнеп көтәбез”, - диде Рәмис әфәнде.

Киров өлкәсе мөфтие, Кол Шәриф мәчетенең беренче имамы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөфәр хәзрәт Галиулла Гөлүсә Закированың әлеге хезмәтен изге эш дип бәяләде.

“Бәйрәмнәрне кешеләр ясый. Бүген дә сезнең бик зур бәйрәмегез. Гөлүсәне мин күптән беләм, ул җиңел тормыш үтмәде. Әмма ул сөртенә иде дә, сикереп торып тагын чаба иде. Без бүген Изгеләр зиратында булып кайттык. Кемнәр алар изгеләр – изгеләр алар – шушы җирдә эз калдырган кешеләр. Менә бу китап та сезнең йөрәкләрегездә, тарихта эз калдыру. Бу да изге эш. Гөлүсәгә тарихны күтәргән өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм”, - диде. 

“Кече Болгаерым” - Гөлүсә Закированың авыл тарихларын барлауга багышланган алтынчы хезмәте. Үз авылы турында китап язу идеясе аңа үртәлүдән килгән.

“Актаныш, Арча, Әлки, Алабуга, Саба районнары авыллары тарихын өйрәнгәндә, нигә безнең авыл китабы юк икән дип, шактый үртәлеп йөрдем. Шуннан вакыт булган саен, авылым турындагы архив документларын туплый башладым. Авыл тарихларын өйрәнә башлаганга ун ел, ә авыл тарихын мин туганнан ук өйрәнә башладым бугай. Аеруча үз бабам - Кече Болгаер мулласы, 1937 елда атып үтерелгән Мөхәммәтзакир хәзрәт язмышы тетрәндерде. Архивтан фотоларын да тапкач, дөрес юлда икәнемне аңладым”, - диде ул “Татар-информ”га.

Китап тәкъдим итү кичәсендә, Гөлүсә Закирова, авылга булган мәхәбәәтен тагын бер кат раслады.

"Кадерле авылдашларым! Мин Кече Болгаер авылын бик яратам. Сез дә яратасыздыр, яратмасагыз, сез бу кичәгә килмәс, ә мин китапны язмаган булыр идем, - диде автор сәхнәгә күтәрелгәч. – Шуңа күрә Казанда миннән: “Син кайсы яктан соң?” дип сорасалар, мин аларга: “Апастан, Кече Болгаерның үзеннән” дип җавап бирәм. “Шундый авыл бармени?” дип аптырыйлар. Хәзер инде шундый авылны таныта алуыма үзем дә горурланам. Менә әле генә үзебезнең авыл артистлары шундый матур концерт куйдылар. Мондый концертны карар өчен генә булса да, икенче китапны язарга туры киләчәк. Дөрес, аны мин генә түгел, бергәләп язарбыз. Шуңа күрә матур итеп яшәргә кирәк. Матур итеп яшәвебезне киләчәк буынга күрсәтербез. Сез әйтерсез: китап чыккан, Кече Болгаерның бар тарихы шушында кереп беткән дип. Нигә мин монда юк дип тә әйтерсез. Хаталары да булыр, ансыз булмый. Без аларны алдагы китапларда төзәтербез”, - диде Гөлүсә Закирова. 

Китап авторы шулай ук, әлеге зур хезмәтенә теләктәшлек күрсәткән өчен, әти-әнисенә дә рәхмәтләрен ирештерде. 

“Сәхнәгә менгәнмен икән, әтием Рәүф белән, әнием Зәйтүнәгә рәхмәт җиткерәсем килә. Кеше балалары бәрәңге алганда, мин китап язып йөрдем, өй юганда архивта утырдым. Бер авыр сүз әйтмәдегез. Исән-сау гына булыгыз, рәхмәт сезгә. 

Авылдашларым алдында баш иям. Туган нигез җылысын саклаучыларга хөрмәтем аеруча зур. Чөнки авылда калып, авылны матур итеп яшәтү – зур нәрсә”, - диде “Кече Болгаерым” авылының авторы, язучы Гөлүсә Закирова. 

"Кече Болгаерым" китабы авылдагы һәр йортка бүләк итеп таратылды.

Гөлүсә Закированың зур хезмәте, авыл көне һәм китапны тәкъдим итү кичәсеннән тулырак язманы “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100