news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Фәйзи Галиев вафат

Мәрхүм белән хушлашу бүген була.

Язучы Фәйзи Галиев вафат
"Татар-информ" архивы

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Фәйзи Галиев вафат булган. Аны соңгы юлга бүген озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез», — диелә хәбәрдә.

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый. Туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.

«Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә ­– күңелем бишеге» (1998) документаль повесть жанрындагы әсәрләр авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot