news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы өчен матбугат мәгълүмат чыганагы булып тора – Айдар Хәлим

Айдар Хәлимнең Гази Заһитовка багышланган “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең Гази Заһитовка багышланган “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабы матбугатта басылган ачык материалларга нигезләнеп язылган. Бу хакта язучы элеккеге Матбугат йорты булган “Ногай” кунакханәсенең Тукай клубында оештырылган автограф-сессия вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин фәлән архивларда утырдым”, дип башкалар кебек артык мактана алмыйм. Бөтен ачык материаллардан файдаландым. Әгәр дә эшлисең килә икән, ачык матбугатта чыккан материал да "муеннан", - диде Айдар Хәлим. - Язучыга шуларны анализларга, гомумиләштерегә кирәк”.

Язучы билгеләп үткәнчә, газета-журналлар, радио-телевидение язучы өчен бик зур мәгълүмат чыганагы булып тора.

“Әлбәттә, архивта утыру - ул мәртәбәле эш. Ул - татарга нык җитмәгән эшләрнең берсе. Әмма булганын оештыра башлаган хәлдә дә начар түгел”, - дип өстәде ул.
Айдар Хәлим Газетдин Заһитовның туган авылында ике мәртәбә булуын, мәктәбендә халык белән очрашуын, Газетдин Заһитов музее белән танышуын әйтте. “Кызының биш баласы бар, Уфада оныгы яши. Алар - чын татарлар. Нәсел дәвам итә”, - диде Айдар Хәлим.

Газетдин Заһитовның туган авылы Яңакошта ( ул Башкортстанның Мишкә районында урнашка) китапны тәкъдим итү кичәсе дә булачак.

Искәртеп узабыз, танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итү чарасы, автограф-сессия форматында, элеккеге Матбугат йорты булган “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында узды. Китап 1945 елның маенда Рейхстагка Җиңү Байрагы кадаган татар улы, батыр сугышчы Газетдин Заһитовка багышланган. Ул татар һәм рус телләрендә Татарстан китап нәшриятында басылды. Язучыны иҗади уңышы белән котларга каләмдәшләре, әдәбият галимнәре һәм китап укучылар килгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100