news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында китап яза

Язучы хәзерге вакытта Мәскәүдә җырчы турында материал җыя.

(Мәскәү, 5 ноябрь, "Татар-информ", Энҗе Ногманова). Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында китап язачак. Бу хакта ул 4 ноябрь көнне Мәскәүнең “Космос” концертлар залында халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһированы искә алу кичәсендә "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

“Казан утлары” журналында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева Мәскәүгә материал туплау, җырчы турындагы хатирәләрне җыю өчен килгәнен әйтте. “Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Күптән түгел Хәниянең туган ягында да булып кайттык. Кая гына барсак та, Габделхай абый шундый оста итеп оештыра. Аны белгән кешеләрне бер ноктага җыя. Мәскәүдә дә шул ук хәл. Күзгә-күз карап очрашу, сөйләшү күп материал бирә. Китапта Хәнияне җырчы буларак кына түгел, якты бер хатын-кыз буларак күрсәтәсем килә. Үзем моннан берничә ел элек аның белән әңгәмә барышында, җырчының гадилегенә, яктылыгына, аннан агылган нурга шаккатып кайткан идем. Инде күпме кеше белән аралаштым, барысы да аның шушы сыйфатын алга куя. Кояш кебек нур чәчеп торган җылы күңелле кеше булган Хәния. Китапны да аңа лаеклы итеп, сыйфатлы итеп эшлисе килә. Үземдә зур җаваплылык тоям”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100