news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Айдар Хәлим "Татар солдаты" китабының автограф-сессиясен уздыра

Китап Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка багышлана.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Илүзә Гайнетдинова). 4нче август көнне 10:00 сәгатьтә, Казанның тарихи урыннарының берсе – элеккеге Матбугат йорты, хәзер «Ногай» кунакханә комплексының (Бауман ур. 19 й.) «Тукай» конференцияләр залында шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим автограф-сессия үткәрә. 

Әлеге чара аның татарча - «Татар солдаты» романы һәм русчага тәрҗемәдә «Татарский воин» китабы дөнья күрүе белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшриятые. Биредә язучы Рейхстагка беренчеләрдән булып җиңү байрагы кадаган Газетдин Заһитовның тормыш һәм суышчан юлын халыкка җиткерә.

Айдар Хәлим, китабын иҗат иткәндә, аз билгеле булган архив материалларына һәм тарихи документларга нигезләнгән. “Әлеге әсәремне бик яратып яздым. Үз китабыма үзем объектив бәя бирә алмасам да, аны татар халкына гына түгел, барлык дөнья вәкилләренә дә кирәкле хезмәт дип саныйм”, - дип язучы.

Автограф-сессиядә авторның бу һәм башка китапларының язылу тарихы һәм кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин булачак. Айдар Хәлим танылган татар шәхесләре турында языласы китаплары күп булуын әйтте. “Татарның тарихы әле язылмаган. Аның кайсы улын, кайсы гына кызын алма - шәхесләр тулып ята. Исемнәр белән бик чуаласым килми, тик, мисалга, Габдерәшит Ибраһимов (1857-1944 елларда яшәгән сәясәтче, дин әһеле - ТИ), Заһир Бигиев (1870-1902, язучы - ТИ), Риза Фәхретдин (1859-1936, дин әһеле - ТИ) турында әлегә китаплар юк. Ә уйланырга җирлек бар”, - диде ул. 

“Гази Заһитов – сугышка нокта куйган шәхес, аны Җәлилләр белән бер дәрҗәдә зурлау кирәк!” – дип кат-кат искәртте Айдар Хәлим. 

  • Айдар Хәлимов (Борис Нәҗметдин улы Хәлимов), (1942 елның 1 гыйнварында туган) – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. 1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый, редакцияләрдә эшли. 1971 елдан Башкортстанда яши. Беренче китабы 1969 елда чыга. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100