news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романы төрек теленә тәрҗемә ителә

Роман 2017 елда венгр һәм 2016 елда рус телләренә тәрҗемә ителде.

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романы төрек теленә тәрҗемә ителә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романы төрек теленә тәрҗемә ителә. Әсәрне төрек галиме Фатих Кутлу тәрҗемә итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева җиткерде.

“Бүгенгесе көндә Фатих Кутлу Аязның “Йәгез, бер дога!” романын төрек теленә тәрҗемә итә. Моңарчы ул төрек укучысын Аяз Гыйләҗевнең иҗаты белән таныштырган булса, хәзер аның автобиографик характерда язылган романы аша тормыш юлын күрсәтәсе килә”, - дип җавап бирде Нәкыя Гыйләҗева.

  • Фатих Кутлу әдипнең “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар”, “Берәү”, “Мәхәббәт белән нәфрәт турында хикәят” повестьларын төрек теленә тәрҗемә иткән.
  • “Йәгез, бер дога!” романы 2017 елда венгр теленә Арпад Галгоци һәм рус теленә 2016 елда Наил Ишмөхәммәтов тарафыннан тәрҗемә ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100