news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” повесте инглиз теленә тәрҗемә ителә

Әдипнең әсәрләре венгр, төрек телләренә тәрҗемә ителгән.

Язучы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” повесте инглиз теленә тәрҗемә ителә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” повесте инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Хәзерге вакытта повестьны инглиз теленә төрек галиме, әдәбият фәне белгече Габделкадыйр Чәкич тәрҗемә итә. Алла бирса, 2018 елның азагына әсәр тәрҗемә итеп бетереләчәк”, - диде Нәкыя Гыйләҗева.

  • Габделкадыйр Чәкич – инглиз теле белгече. Ул Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе язган.
  • Әдипнең “Йәгез, бер дога!” романы венгр теленә Арпад Галгоци, “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар” повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot