news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язның беренче көнендә Татарстанда көчле кар, буран һәм бозлавык көтелә

Язның беренче көнендә Татарстанда көчле кар, буран һәм бозлавык көтелә
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Якшәмбе, 1 мартта, Татарстан территориясендә һәм Казанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, төнлә республикада көчле кар явачак. Тәүлек дәвамында урыны белән буран, шулай ук томан һәм бозлавык көтелә.

Явым-төшем һәм җил аркасында кар көртләре һәм кар боткасы хасил була. Машина юлларында бозлавык сакланачак, ул аерым районнарда аеруча көчле булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot