Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язның беренче көнендә “УНИКС” та Шаяннар һәм тапкырлар клубының республика фестивале ачыла
Бирегә килүче тамашачы КВН чылар белән бергәләп үзенең мәктәп елларын хәтердә яңартачак
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Язның беренче көнендә “УНИКС” та Шаяннар һәм тапкырлар клубының ΧVреспублика фестивале ачыла. Укытучы елына багышланган быелгы чарада 80 команда катнашыр дип көтелә. Республика фестивале йомгаклары буенча командалар төрле лигаларга бүленәчәк. “Республика лигасы”дагы урыннарны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Әгерҗе, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорскидан 49 команда дәгъвалый.
“УНИКС”ка килүче һәркем бу көнне КВН чылар белән бергәләп үзенең мәктәп елларын хәтердә яңартачак. Тамашада катнашучылар, аларны бәяләүчеләр мәктәп тормышыннан аерылмаячак. Жюри -педогоглар советы, “Юниорлар лигасы” вәкилләре -башлангыч сыйныф, “Студентлар лигасы” вәкилләре – урта, “Республика лигасы”нда чыгыш ясаучылар өлкән сыйныф укучылары буларак чыгыш ясый. Фестивальне ачып җибәрүче узган КВН сезоны җиңүчеләре чыгарылыш сыйныф укучылары образына керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз