news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге Удмуртиядә ялгызлар өчен сыеныр урын ачты

«Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге Удмуртиядә ялгызлар өчен сыеныр урын ачты
https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Ялгызларның сыеныр урыны бар» дигән язма чыкты.

Кече Пурга районының Пугачево авылында өлкән яшьтә ялгыз калган кешеләр, инвалидлар өчен «Приют человека» пансионаты ачылды. Проектның авторы – «Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илшат Гыйльфанов.

«Безнең үзәк тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә. Бөтен таләпләргә, стандарт­ларга туры килә торган бина булдыру турында без күптәннән хыяллана идек. Әлеге пансионат 71 кешегә исәпләнгән. Монда инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бирегә эләгү өчен төп таләп – ярдәмгә мохтаҗ кешенең якыннары, туганнары булмау. Мәсәлән, кемнеңдер балалары бөтенләй юк, кемдер гомер итү дәверендә барысын да югалткан яки аралашудан туктаган. Ягъни, ярдәм сорап барырдай бер кешеләре дә булмаганнар гына мөрәҗәгать итә ала. Без, үз чиратыбыз­да, аларны яшәү урыны, ризык белән тәэмин итә­чәкбез. Кирәк булса, ме­ди­цина ярдәме дә күр­сәтеләчәк», – диде Ил­шат Гыйль­фанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100