news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язмышына баш имәгән хатын, ул Мөхлисә булып калыкты – Ркаил Зәйдулла Дания Нурлы турында

Кичә Камал театрында Дания Нуруллинаның иҗат кичәсе үтте.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”. Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаның иҗат кичәсе үтте. Кичәнең беренче бүлегендә юбиляр уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Тамашачы актрисаның халык хәтеренә сеңеп калган образларын күреп ләззәтләнде. Һәр образның ничек әзерләнүе турында истәлекләр хәтердә яңарды. Әйтик, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә спектакльнең режиссеры Марсель Сәлимҗанов аның алдына сәхнәгә “ике Марсель” кадәр булып килеп керү бурычын куйган була. Дания ханым әлеге бурычны ничек үтәп чыгуын кичә тагын бер кат раслап күрсәтте. Инде театр репертуарыннан төшкән спектакльләрдән өзекләр сәхнәгә чыкты - Туфан Миңнуллинның “Дивана”, Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектакльләре, Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар”ы. Экран аша Дания Нуруллинаның 20 яшендә телефильмда уйнаган чагын да күрергә мөмкин иде.

Сәхнәдән Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның, Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе Александ Калягинның, Халык депутаты, халык язучысы Разил Вәлиевнең котлаулары укылды. Франция татарларының Эйфель манарасы янындагы видеокотлаулары яңгарады, Дания ханымның кызы Айсылу тәмамлаган медицина көллияте укытучылары котлады. “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова актрисага шактый еллар төрле мәдәни чараларда Сөембикә ханбикә образын тудырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрлары артистлары Илсөяр Газетдинова белән Артур Кунакбаевлар котлады. Дания Нуруллинаның радиокомитеттагы эшчәнлеге өчен рәхмәтләрен җиткерергә Рәзин Нуруллин белән Әлфинур Хисамилар сәхнәгә күтәрелде.

Дания Нуруллинаны трагик актриса буларак ачкан “Үлеп яратты” пьесасының авторы, күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла актрисаны шигыре аша ачты:

“Һәркемгә дә үз урыны лаек,
Өлешеңә тигән урының
Кайда басса, шунда нурлар уйный
Бу яшәве Дания Нурлының...

Үз кайгысын төйнәп йөрәгенә
Сискәндереп соң кат халыкны
Язмышына баш имәгән хатын
Ул Мөхлисә булып калыкты.
Намазлыкка баскан. Ак намазлык.
Иңнәренә ак шәл ябынган.
Ана булып бүген кул изи ул
Әйтерсең лә, үзгә юл эзли ул...”

“Минем үземә Дания апа белән азрак эшләргә туры килде. Ул соңгы елларда драма артисты буларак та ачылды. Шулай да ул үзенең комедияләрдәге халык күңеленә кергән образларын да онытмасын иде. алар аңа бик килешә”, диде т етарның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев кичә азагында Дания Нуруллинаны котлап. Театр коллективы сәяхәтләргә йөрергә яраткан актрисага зур телевизор бүләк итте.

Кичә алдыннан Дания Нуруллинаны Татарстан Республикасының Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырган иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100