news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язмыш//ЯШЬЛЕКНЕ СУГЫШ УРЛАСА ДА…//3 март, №9

Язмыш//ЯШЬЛЕКНЕ СУГЫШ УРЛАСА ДА…//3 март, №9

Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында туып үскән, алтмыш елдан артык туган туфрагында бил бөккән, авыр сугыш елларында ябык кына кечкенә гәүдәсе, нәп-нәзек беләкләре белән тимер айгырны егәрләргә үзендә көч тапкан фидакарь зат, инде 80 яшенә җиткән Фатыйма әби Сираеваның гомер бәйрәмен зурдан кубып оештырганнар. Хәер, башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул моңа, һичшиксез, лаек – фидакарь хезмәте белән хөрмәтне күптән яулаган.

Рангазар мәдәният йортындагы ул тантанада алма төшәр урын юк иде. Фатыйма әбине котларга авылдашлары, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре, хәтта район хакимияте башлыгы Нәфис Абделкасыйм улы Закиров та килгән иде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы З.Әһлетдинов, җирле үзидарә рәисе М.Әхмәтгәрәев тә юбилярга кадер-хөрмәт күрсәтеп, бүләкләрен тапшырдылар. Үзе элек эшләгән “Җиңүче” күмәк хуҗалыгы рәисе Ә.Нуриәхмәтовның да әбекәйгә әйтер җылы сүзе бар. Аны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр, аңа багышлап, авыл үзешчәннәре концерт куйды.

Фатыйма әби ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән, КПССның XXIII съезды делегаты, ТАССРның Югары Советы депутаты булган, “Татарстанның атказанган механизаторы” дәрәҗәсенә күпьеллык, намуслы хезмәте белән ирешкән. Аны юбилей уңаеннан хөкүмәтебез дә тәбрикләде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның котлау хатын залдагы халык дәррәү кул чабып кабул итте, әбекәйнең күзләрендә шатлыклы яшь тамчылары җемелдәште.

Орчык чаклы гына Фатыйма әби, затлы яулыгын арттан бәйләп, елмаеп та, моңаеп та, сәхнә түрендә чәчәкләр арасында балкып утырды. Дулкынланудан ул яшәреп, бит урталары алсуланып, тагын да сөйкемлеләнеп киткәндәй тоелды.

“Безнең яшьлекне дә, бәхетне дә сугыш урлады. Ир-атлар ут эченә китеп беткәч, тракторчылар курсын тәмамлап, механизатор булып эшли башладым. Суыгы да, ачлыгы да үзәкләребезгә үтте. Уракны, туңга сөрүне кыш җиткәндә генә көч-хәл тәмамласак та, эштән тайчынмадык, җиңү көнен якынайту өчен тешне кысып түздек, ял-йокы күрмәдек. Ул чактагы ачы хәсрәтне, кыенлыкларны сүз белән сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел. Гомеребез эштә үтте. Шунысы үкенечле түгел, Бөек Җиңүгә үз өлешебезне керттек, Ватан азатлыгы өчен көрәшүчеләрне икмәкле иттек. Илебезгә дә рәхмәтлебез – дәрәҗәле исемнәр бирде, эш кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтте, шуңа сөенеп яшәдек. Туган туфрагымда, игелекле авылдашларым арасында яшим, хәлемне беләләр, ярдәм итәләр, шуңа ялгызлыгымны артык авыр кичермим. Авыл советына да, район хакимиятенә дә рәхмәтлемен. Гомерем бушка үтмәде, Аллага шөкер”, — диде ул.

Ветеран әбинең күзләре начар күрә, аяклары сызлый. Шуңа да карамастан, җәен кырга чыгып игеннәрнең тишелешен, башаклар тулышуын, өлгерешен тикшерә, кышын техника паркындагы ремонтчылар янына сугылып, андагы эшнең сыйфатына күз сала. 77 яшендә чакта да ындыр табагына ашлык җилгәрергә чыккан ул, өйдә ятарга җаны түзмәгән фидакарь затның. “Игенченең җаны яхшы чабышкы Сабан туена ашкынган кебек, гомер буена басу-кырларга тарта шул аны”, — дип елмая Фатыйма әби. – Ипекәй язмышы хакында уйлану – гомерлек халәтемдер. Ходай кушып, Җиңүнең 60 еллыгын бергә-бергә каршыларга язса иде”, — дип тә өсти.

Хәмидә Гарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot