news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең үз сайты булачак

Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның әлеге үзәгендә 50 меңннән артык саклау берәмлеге саклана.

Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең үз сайты булачак
Султан Исхаков

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең үз сайты эшли башлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында исемендәге Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы оештырылды

“Башка фондлардан аермалы буларак, бездә татар әдипләре, классиклар, сәнгать әһелләре, галимнәрнең шәхси фондлары саклана, - ди Илһам Гомәров. -  Җәмгысе аларның саны 200 гә җитә. Монда Г.Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. кулъязмалары, эш документлары да бар. Бүгенге көндә тарихи документларны электрон форматка күчерү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Бу юнәлештә безнең эш  бигрәк тә 2015 елда башланды. Быел да дәүләт программасына таянып, үзебезгә архив материалларына зарарсыз булган сканер алдык. Архив материалларын цифрлаштыруны үзебезнең төп эшебез итеп күрәбез. Хәзерге вакытта чама белән әйткәндә, 3 меңннән артык саклану берәмлеге цифрлы форматка күчерелгән. Алар арасында Г.Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. шәхси фондлары һәм кулъязма берәмлекләр дә бар”.

Илһам Гомәров билгеләп узганча, Язма һәм музыкаль мирас үзәге башка архивлардан аерылып тора. Биредә мирас тупланып кына калмый, ә фәнни кулланылышка да кертелә. “Рухи мирас эзләнүләр һәм табышлар” дигән сериядә китаплар да нәшер ителә. “Сериянең төп үзенчәлеге: биредә текстлар, документлар моңа кадәр укучыга мәгълүм булмаган мәгълүматлар тупланганан, - ди Илһам Гомәров. - Китапларда, безнең архивлардан тыш,  университет, башка фондларның мәгълүматлары да файдаланыла. Үзәктә алып барыла торган эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше - ташъязма истәлекләрне өйрәнү. Бу  бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе. Татарстан республикасында 3 мең ярымннан артык каберлекләр исәпләнә. Ләкин аларның барысы да киләчәк буыннарга кадәр сакланылачак, дип әйтеп булмый. Бүген аларның ачыкланганнарын, билгелеләрен барлап, өйрәнеп, фотога төшереп, электрон варианта да саклау буенча эш алып барыла”.

Илһам Гомәров үзе җитәкләгән үзәкнең сайты эшләнелүе хакында да искәртеп узды. Әлеге мирасханәнең үз сайты быел апрель аенда  ачылыр дип көтелә.  Сайтның бер тармагында нәкъ менә кабер ташлары буенча да мәгълүматлар урнаштырылачак. Үзәктә 50 меңнән артык саклау берәмлеге хисаплана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100