news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язгы ярминкәнең соңгы көне 26 апрельдә узачак

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бу атнада 26 апрельдә язгы ярминкәнең соңгы көне була. Анда, гадәттәгечә, республика фермерлары, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән натураль һәм сыйфатлы продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов карап чыккан. Ул Фучик урамындагы, Җиңү проспектындагы һәм «Казан» агросәнәгать паркындагы сәүдә мәйданчыкларында булган, продукциянең төрлелеген бәяләгән, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашкан.

«Алты атна дәвамында узган ярминкә нәтиҗәләре буенча, 552,6 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, 113,1 тонна үлчәүле сөт, 180,1 тонна шикәр, 1044,3 мең данә тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит (шул исәптән 302,4 тонна сыер ите)», – дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Ярминкәләр уздыру өчен 5 576 транспорт чарасы җәлеп ителгән.

Ике атна эчендә ярминкәләргә 550 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе китерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бурычларын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot