news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Язгы Печән базары» маркетында милли продукция тәкъдим ителгән

«Язгы Печән базары» маркетында милли продукция тәкъдим ителгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында Яңа Галиәсгар Камал театрында «Язгы Печән базары» уза.

Базар киштәләрендә китаплардан алып милли орнаментлы киемнәр, алкаларга кадәр товарлар күрергә була.

Сатып алучылар белән тулы базарда алма төшәрлек тә урын юк, киштәләрдә товарлар әзәйгәннән әзәя.

Иң беренче театр бинасында «Печән базары» үткәрүгә төрле карашлар булды. Кайберәүләр, театр бинасыннан базар ясауны урынсыз дип әйтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та моның хакта үз фикерен әйтте.

«Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. Милли, заманча төшенчәләр безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә «Печән базары» маркетын театр бинасы эчендә узуын урынлы дип саныйм. Аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм!» - диде ул.

Печән базары эшләвен 15:00 дән 20:00гә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot